«Җиңү көне – бу дөньяның яңадан торгызылган көне»: мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)

6 май – Җиңү көне алдыннан 12 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Җиңү көне – бу дөньяның яңадан торгызылган көне» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.

День Победы
IMG_20220506_091005_resized_20220506_113824748
IMG_20220506_113415_resized_20220506_113825355
IMG_20220506_090037_resized_20220506_113823797
IMG_20220506_113721_resized_20220506_113824381

Чара бер минутлык тынлык белән башланды. Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы чорында сугыш хәрәкәтләре барышы елъязмасын искә төшерде, якташлар батырлыгы турында сөйләде. Презентация ярдәмендә балалар Брест кирмәне геройлары белән танышты, Ленинград блокадасы һәм Мәскәү өчен сугыш, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм сугыш кырындагы батырлыклар, сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы, түземлеге турында белде. Ватаныбыз азатлыгы өчен өлкәннәр белән бер сафта көрәшкән балалар турында хикәяләр укучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. 
Мәгълүмати сәгать барышында балалар, «Өзелгән гомерләр эзләре буйлап» электрон фотоальбомын карап, Мясной Бор авылындагы Үлем Үзәненә виртуаль экскурсия кылды. Очрашу азагында укучылар ишеткәннәре турында хис-кичерешләре белән уртаклашты, хәрби җырларны искә төшерде, шул заман рухын тоярга ярдәм иткән шигырьләрне укыды. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: